Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

«Ялкын» яшьләр үзәгендә узган утырышка гомуми белем бирү оешмалары, урта махсус уку йортлары директорлары чакырылган иде.

Интернет челтәрендәге иминлек турында мәгълүмат белән район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев чыгыш ясады.

2023 ел йомгаклары буенча эшнең торышы турында район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Эльвира Умарова чыгыш ясады.

Ул Минзәлә районы территориясендә яшәүче ятимнәр белән эшләүнең ничек алып барылуы турында мәгълүмат җиткерде. 

— 2023 ел ахырына опека һәм попечительлек бүлегендә 42 алмаш гаилә исәптә тора, аларда 53 ятим бала һәм ата — ана каравыннан мәхрүм калган балалар тәрбияләнә. Опека бүлеге аларның ничек яшәвен даими рәвештә контрольдә тота, кирәкле ярдәм күрсәтә.

Балигъ булмаган тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартларын планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрелә. Алар барышында балигъ булмаганнарның караучысыз калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау өлкәсендә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, торак биналарның тиешле санитар һәм техник торышын тәэмин итү буенча әңгәмә алып барыла. Тикшерүләр актлар белән рәсмиләштерелә. Тикшерүләр үткәргәндә балигъ булмаганнардан һәм аларның законлы вәкилләреннән аңлатмалар алына яки алар әңгәмә өчен опека һәм попечительлек бүлегенә чакырыла.

Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның сәламәтләндерү ялына һәм аларны җәйге вакытта эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирелә. 

Уку елы дәвамында мәгариф һәм фән министрлыгы Чистай районының «Раздолье», Мамадыш районының «Берсут» балалар сәламәтләндерү лагерьларында алмаш гаиләләрдәге балалар өчен ял оештырды. Ел саен, төзелгән план-график нигезендә, безнең балалар диспансерлаштыру һәм медицина тикшерүе уза.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе профилактика субъектларының ведомствоара эшендә җитешсезлекләргә дә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев