Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә балыкчылар ярышы һәм уха фестивале югары дәрәҗәдә үтте

Минзәләдә балык тотучылар ярышы һәм уха фестивале бик матур традициягә әйләнеп китте.

(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ"). 

Балык тотучылары ярышы һәм уха фестивале шәһәребезлә 4 нче мәртәбә уза. Быел балык тотучылар ярышы һәм уха фестивале Минзәләнең әби патша күпере янында уздырылды. Ярышта катнашучылар саны 60 ка якын иде.  Балык тотучылар да һәм аларны карарга килүчеләр дә шактый иде. Команда ярышы әти, әни һәм мин” номинациясендә Коршуновлар гаиләсе лаек булды. “Иң зур балык”ны Никита Стрекалов тоткан, авырлыгы 165 грамм. “Иң яхшы ир-ат балык тотучы” номинациясендә Эмиль Абдуллин, “Иң яхшы хатын-кыз балык тотучы”номинациясендә Гөлчәчәк Шишкина, “Беренче балык” номинациясендә Денис Балакаев билгеләп үтелде. Иң өлкән балыкчы итеп Иске Мәлкән авылыннан Кәримә Шишкина(76 яшьтә) танылды.

Команда белән балык тоту буенча беренче урынны-“Мензелинсксервис” ҖЧҖ оешмасанда эшләүче ир-егетләр яулады. Алар барысы бергә 2кг. 675 грамм балык тотканнар. Икенче һәм өченче урыннарны “Друзья” һәм “Мензиль фишт” ир-егетләре бүлештеләр.

“Иң тәмле уха” номинациясендә беренче урынны-Минзәлә педагогия көллиятенә тиңнәр булмады. Икенче урынны Кадрәк һәм Югары Тәкермән авыл җирлекләре командалары алды һәм өченче урында Иске Маҗын һәм Воровский авыл җирлеге командалары. Уха фестивалендә командалар арасында беренче-район социаль яклау бүлеге-беренче, икенче урында Иске Матвеевка һәм Иске Мәлкән авыл җирлеге калды. Ә район администрациясе командасы өченче урын белән канәгатьләнде. Уха фестииваленең Гран-При призына район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге  лаек булды.  Һәр номинациядә җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов тәбрикләде, Дипломнар һәм махсус призлар тапшырды.

Соңннан барысы  да уха һәм кайнар чәй белән сыйландылар, коймактан да авыз иттеләр. Балык тоту ярышында һәм уха фестивалендә рәхәтләнеп биергә, күңел ачарга да мөмкинлек булды.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев