Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә «бишле капчыклары» бәйрәм иттеләр

Бүген Минзәләдә уку алдынгылары, спортта җиңүләр яулаган, үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан, олимпиада призерлары булган актив укучылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды.

Уку алдынгысы булу җиңел түгел, зур тырышлык һәм хезмәт таләп итә. Укучыларның уңышларында укытучыларның да лаеклы өлеше бар әлбәттә. Мәктәптә алынган белемнең бөртеген дә исраф итмичә , тормышта куллана белсәләр, балалар беркайда да югалып калмаслар. 

Бәйрәмдә балалар алдында район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев чыгыш ясадылар.

Айдар Салахов:

— Традиция буенча ел саен Яңа ел алдыннан уку алдынгыларын район башлыгының Чыршы бәйрәменә чакырабыз. Әлеге залга алдынгы укучылар көчкә-көчкә генә сыя. Узган ел отличниклар саны 200 булса, быел ул 300 дән артып китте. Әлеге бәйрәмдә катнашучылар Минзәлә районының алтын фонды. Бишле алу өчен көн саен көн-төн укырга, дәрестән тыш вакытта да шөгыльләнү зарури. Сезнең алдынгы укучылар булуыгыз үзегезнең, укытучыларның,әти-әниләрнең зур хезмәте дияр идем. Сез булдырасыз! Әле бүген генә балалар иҗат йортында гамәли компьютер классы ачтык, өстәмә белем алганда техник белемнәрен ныгыту өчен шушындый ук класслар районыбызның башка мәктәпләрендә дә булырга тиеш. Сез районыбыз горурлыгы. Сез — республика хәтта илебезнең киләчәге. Сәламәт булыгыз, бары яхшыга гына омтылып, яшәгез, — дип изге теләкләрен җиткерде. 

Азат Хамаев:

— Хөрмәтле укучылар, мәгариф хезмәткәрләре ,сезне бәйрәм белән тәбриклим, киләчәктә дә сәламәт тормыш алып барыгыз,белемле булган укучылар беркайда да югалып калмыйлар. Киләчәктә дә тырышып укыгыз. Сезне Яңа ел белән котлыйм.

Бәйрәм тамашасында балалар өчен Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары «Урланган вакыт турында» дигән әкият күрсәттеләр, әлеге әкият балаларга бик ошады. 

Бәйрәм тамашасында 335 укучыга район башлыгының Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. Балалар бәйрәм-тамашада тәмле бүләкләр алып канәгать булып, тагын да тырышыбрак укырга, тагын да активрак булып, киләсе елга да кабат очрашырга сүз биреп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев