Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә боз астыннан балык тоту ярышы һәм “Уха”фестивале югары дәрәҗәдә үтте

Минзәләдә балык тотучылар ярышы һәм уха фестивале бик матур традициягә әйләнеп китте.

Балык тотучылары ярышы һәм уха фестивале шәһәребездә 5 нче мәртәбә уза. Быел да балык тотучылар ярышы һәм уха фестивале Минзәләнең әби патша күпере янында уздырылды. Ярышта катнашучылар саны 30 дан артык иде. Һәм аларны карарга килүчеләр дә шактый күп иде. Уха фестивалендә катнашучыларны район башлыгы Айдар Салахов сәламләп, изге, җылы теләкләрен җиткерде. Боз астыннан балык тотарга яратучылар өчен көне дә матур булды. Ярыша ярыша балык тотучылар арасында шактый гына тәҗрибәле балыкчылар да, яңа гына балык тотарга өйрәнүчеләр дә бар иде. Минзәләлеләр белән бергә Чаллы, Әлмәт шәһәрләре, Тукай, Мөслим районыннан килгән балыкчылар үз көчләрен сынады. “Иң яхшы балык тотучы” номинациясендә Минзәлә шәһәренең тикшерү изоляторында эшләүче Ринас Харисов, “Иң яхшы хатын-кыз балык тотучы”номинациясендә Әлфия Гыйльманова, “Иң зур балык тотучы” номинациясендә Денис Балакаев билгеләп үтелде.

Команда белән балык тоту буенча беренче урынны Чаллының “Закамье” командасы, икенче урынны Чаллы шәһәреннән килгән ир-егетләр командасы, өченче урынны-“Мензелинсксервис” ҖЧҖ оешмасанда эшләүче ир-егетләр яулады.

“Иң тәмле уха” номинациясендә беренче урынны-Бикбау авыл җирлеге белән бергә Аю авыл җирлеге командасына тиңнәр булмады. Икенче урынны Кадрәк һәм Югары Тәкермән авыл җирлекләре командалары алды һәм өченче урында Иске Маҗын һәм Воровский авыл җирлеге командалары. Уха фестивалендә командалар арасында беренче-район социаль яклау бүлеге-беренче, икенче урында Иске Матвеевка һәм Иске Мәлкән авыл җирлеге калды. Уха фестиваленең Гран-При призына район администрациясе командасы лаек булды. Һәр номинациядә җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов тәбрикләде, Дипломнар һәм махсус приз-термос һәм сертификатлар тапшырды. Уха фестивалендә “Мензелинсксервис” ҖЧҖ оешмасы һәр елны фестивальгә килгән барлык кешеләрне карабодай боткасы һәм кайнар чәй белән сыйлый һәм быел да алар бик тәмле итеп ботка пешергәннәр иде.

Соңыннан барысы да уха һәм кайнар чәй белән сыйландылар, коймактан да авыз иттеләр. Балык тоту ярышында һәм уха фестивалендә рәхәтләнеп биергә, күңел ачарга да мөмкинлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев