Минзәләдә гадәттән тыш хәлләргә әзерләнәләр
Район хакимиятенең утырышлар залында гадәттәт тыш хәлләрне кисәтү буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов җитәкчелегендәге чираттагы киңәшмә узды.
(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»).
Аның эшендә юл хуҗалыгы, ЮХИДИ, полиция, медицина, «Чиста шәһәр», «Идарәче компания» энергетиклар, район мәгариф бүлеге вәкилләре катнаштылар.
16 нчы гыйнвар көнне Минзәлә районы аша үтүче М-7 юлында зур габаритлы йөк автомобильләренә һәм пассаҗир йөртүче автобусларга чикләү кертелде. Көчле кар һәм буран сәбәпле трассада хәрәкәт ябылды. Алдагы берничә көндә ягъни атна азагына чаклы буран, көчле җил көтелә, җилнең тизлеге урыны белән 25 метр секундка җитәргә мөмкин. Районда буран нәтиҗәләрен бетерү өчен техника җитәрлек дәрәҗәдә.
Күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк булачак. Көндезен температура −6-9 градус булса, төнге сәгатьләрдә температура −10-15 градус салкын булачак. Юлларда бозлавыклар хасил булачак. Кышкы юлларда саклык кагыйдәләрен үтәү зарури. Юеш кар яуы сәбәпле ситуция тагы да катлауланачак. Райондашларыбызга һава торышы начар булу сәбәпле, ерак юлларга чыкмый торырга киңәш ителә. Републикада көчле җил һәм шторм кисәтүе игълан ителде.
«Татавдор» АҖнең Минзәлә бүгендә юлларны чистарту, кардан арындыру өчен 7 берәмлек техника көне-төне йөреп тора. Ә менә шәһәребез урамнарында юллар көннән-көн тарая бара, карны тиз арада чистарту зарури. Октябрская һәм Карл Маркс урамнары юлларына ком катнашмасы сибәргә кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә малларны ашату өчен 3-4 көнлек запас булдырырга. Буран аркасында балаларны дистацион укытуга да күчерергә мөмкиннәр. Юлда туктап калган техникаларның ияләрен М-7 трассасындагы «Кемпинг», «Экватор», М-7 юлының 1107 кафеларында тукландырылачаклар һәм аларны кундыру өчен урыннар бүлеп биреләчәк.
Бүген һава торышы начараю сәбәпле Минзәлә — Чаллы, Чаллы — Минзәлә рейслары йөрми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев