Минзәләдә гектардан уртача уңыш 49,7 центнер тәшкил итә
«Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре көзге бодай суктыруны төгәлләделәр, әлеге хуҗалыкта игеннәрнең 47,1 проценты җыеп алынды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 8073 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән борчак — 340,көзге бодай — 6320, солы — 130, арпа — 220, сабан бодае 250 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 40136 тонна ашлык суктырып алынып амбарларга кайтарылды. Әлегә борчакның һәр гектары — 42,8 ц, солы — 53,6 ц, арпа — 42,9 ц, көзге бодай 50,9 центнер уңыш бирә. Иң югары уңыш — «Кама беконы» ҖЧҖ җирләрендә, биредә гектар куәте — 70 центнер. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 49,7 центнер тәшкил итә. Районыбыз кырларында 28 комбайн эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев