Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә гражданнар оборонасының өйрәнүләре узды

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының граҗданнар оборонасы көне 4 октябрьдә билгеләп үтелә.

Шул уңайдан район администрация бинасында башкарма хакимият органнары һәм районның төрле оешмалары белән гражданнар оборонасы буенча район күнекмәләре узды. Әлеге өйрәнүләр буенча утырышны Минзәлә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров башлап җибәрде һәм алып барды. Аннары МЧС җитәкчесе Александр Ерёмин өйрәнүләр тәртибе буенча таныштырып үтте. 

ражданнар оборонасы халыкны, аларның мөлкәтен, табигый бәла-казалардан коткару өчен оештырыла. Администрация бинасында сирена тавышы ишетүгә биредә эшләүче хезмәткәрләрне якын-тирәдәге мәдәният сарае подвалына эвакуацияләделәр. Эвакуацияләнгән кешеләргә үзләрен ничек тотарга кирәклеген дә аңлаттылар. Аннары күнекмәләр легендасы буенча МЧС хезмәткәрләре сөрем газы белән агуланган бер хезмәткәрне ашыгыч ярдәм фельдшерына тапшырдылар һәм аңа тиз арада ярдәм күрсәтелде. 

Күнекмәләр, өйрәнүләр оештыру һәм аларны үткәрү буенча комиссия әгъзалары һәм махсус хезмәтләр өчен, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда әзер булулары өчен кирәк. 

Янгыннар, техноген, табигать һәлакәтләре, террористик актлар торак пунктларда зур җимерелүләр, бәла-казалар китерергә мөмкин. Шундый һәлакәтләрне кисәтү, аларның нәтиҗәләрен бетерү халык арасында профилактик эш алып бару башкарма хакимият органнарында территориаль система звеносына кергән предприятие, ведомство, оешмаларның бурычы булып тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев