Минзәләдә Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде
Бүген-27 декабрь көнне шәһәрнең Октябрь мәйданында Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде. Ярминкәдә үзебезнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән Кукмара, Актаныш районнарыннан да килеп сәүдә иттеләр.
Яңа ел бәйрәме алдыннан уздырыла торган ярминкәләрне шәһәрдәшләребез, райондашларыбыз көтеп ала. Алар нигездә ит, сөт-майризыклары, тавык, үрдәк, казларны сатып ала. Шәхси хуҗалыгы белән торучы терлек асраучы хуҗалар арасында иртәдән үк килеп ашлык юнәтеп куючылар да бар.
Район башлыгы Айдар Салахов ярминкә эшчәнлеге белән танышып үзенең бәясен бирде. Ул үзебездә җитештерелгән һәр авыл хуҗалыгы продукциясенең экологик чиста продукция булуын ассызыклады. Ул үз чыгышында райондашларыбызны һәм шәһәрдәшләребезне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде һәм районда, шәһәрдә социаль экономик мәсьәләләр хәл ителә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү елдан-ел арта бара, диде. Аннары Айдар Салахов республика конкурсында җиңгән авыл җирлекләре башлыклары:Люзия Мардамшина һәм Айдар Гыйльмуллинга Нива-Шевроле автомобиле ачкычларын тапшырды.
Нигездә, продукция арасында иң күбе халыкка ихтыяҗ тудырган ит продукциясе иде. Әнә Таһир Гыйззатуллин ат итенең эчәгеләрен сатып алу өчен махсус чыккан. Ат ите дигәннән аны Урыс авыл җирлегеннән Алсу Зияева сатты. Ярминкәгә барлыгы 5түшкә сыер ите, 6 түшкә сарык ите, бер түшкә ат итеһәм бер түшкә кәҗә ите алып килделәр, ди механикалаштыру бүлеге консультанты Илгиз Фәйрушин. Тәкъдим ителгән товарларның бәясе дә чагыштырмача кыйммәт түгел иде.
Ярминкәдә тавык-үрдәк түшкәләре,каз түшкәләре шактый сатылды.Наратлы Кичү авылыннан Гөлфия ханым Минһаҗева һәр ярминкәдә каз ите белән сәүдә итә. Ул барлыгы 150 баш каз үстергән, шуның 100 башын ярминкәдә саткан. Бу ярминкәдә бал белән Кадрәктән Ринас Вәлиев,Калморзадан Рафак Габдрахманов, Минзәләдән Фирдәвис Мингазовлар сәүдә иттеләр.Ринас Вәлиев һәр ярминкәдә даими катнаша, ул бу юлы бал продукциясе белән бергә сарык һәм кәҗә ите дә алып килгән. Авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр бик тырышканнар, Кадрәк, Тәкермән, Иске Маҗын, Мәлкән, Бикбаудан һәм башка авыл җирлекләреннән килгән хезмәткәрләр15-35 төрле продукция алып килгәннәр, мәтрүшкәгә чаклы бар, зәвык белән бизәгәннәр. Минзәлә коррекцион интернат мәктәбе төрле кайнатма һәм консервлар алып чыккан. Сыер итенең итенең килограмммы—550-700,ат ите-600,сарык ите—750-800, кәҗә ите-600 сум белән сатуга чыгарылды.Мулардның килосын-650, тавыкныкын-280-320, казныкын 700 сумга саттылар.
Шәһәрнең 3 нче номерлы мәктәбе төрле сувенирлар эшләп алып чыккан.
Район мәдәният сарае хезмәткәрләре үзләренең чыгышлары белән ярминкәгә килгән халыкның күңелен күтәрде.
Сан. 2025 елда Минзәлә шәһәрендә барысы алты ярминкә уздырылды. Әлеге ярминкәләрдә барысы 31 түшкә сыер ите, 30 түшкә сарык ите, ике түшкә ат ите, 900 башка якын каз, 800 баш үрдәк, бер мең баштан артык тавык һәм башкасы сатылды. Гомумән алганда, 6 ярминкәдә барысы 10 миллион сумнан артык продукция белән сату иттеләр.
Ярминкәдән фото һәм видео репортажларны ВК дагы Мензеля информ каналыннан карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев