Минзәләдә Яңа ел киче гөрләде
Минзәлә туып килүче 2026 елны да каршыларга ныклы әзерләнде. Урамнарны, предприятие һәм учреҗдение алларын гирляндалар белән бизәделәр, кардан паркларда, скверларда әкияти сыннар да ясадылар.
Бүген 18 сәгатьтә, үзәктә, традиция буларак, төп урынында мәгърүр һәм шул ук вакытта гүзәллек нурлары, тирә-якка Яңа ел рухы таратып утырган чыршының меңнәрчә төскә кереп балкыган утлары янына җыелды халык. Бәйрәмгә җыелган халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов район башлыгы Айдар Салахов исеменнән тәбрикләде. Ирешелгән уңышларыбызны барлап, 2026 елның да халыкка бәхетле һәм игелекле тормыш алып килүен теләде.
-Хәерле кич хөрмәтле райондашлар, шәһәр кунаклары. Узып баручы 2025 районыбыз өчен ярыйсы гына уңышлы ел булды. Районда производство үсә, алдагы елда 500 урынга исәпләнгән мәктәп сафка басачак, 5 зур урам асфальтлы булачак. Төзелеш эшләре дә уңышлы гына барды, объектлар вакытында тапшырылды. Әлеге эштә «Лига» ҖЧҖ, «Электроком» ҖЧҖ, ПМК «Мелиорация, «Теплоконтур» ҖЧҖ хезмәтчәннәре тырышып эшләделәр. Районыбыз республика һәм федераль программаларында актив катнаша. «Коммуналь челтәрләр» АҖ, «Чиста шәһәр» ҖЧҖ, «Идарәче компания» ҖЧҖ шәһәр халкына уңайлыклар тудыруда тырышып эшлиләр. Алар техник яктан коралланып яхшы гына уңышка ирешәләр. Терлекчеләребез дә сынатмыйлар, бүгенге көндә алар көн саен 350 тонна сөт җитештерәләр. Соңгы елларда районыбыз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча игенчелектә дә, терлекчелектә дә республикада беренче бишлектән төшкәннәре юк.
Быел без салют аттырмаска булдык. Минзәлә районыннан махсус хәрби операциядә 450 дән артык ир-егетебез катнаша. Алдагы елда безнең ир-егетләребез исән-сау сәламәт булып туган якларыбызга җиңү белән кайтсыннар.
Ә яңа аяк басачак 2026 елга планнарыбыз тагын да зур. Һәркайсыбызның уртак тырышлыгы һәм хезмәте белән без аларны да тормышка ашырырбыз. Яңа ел белән сезне, хөрмәтле райондашлар, шәһәребез кунаклары! Яңа 2026 ел һәркайсыбызга исәнлек, гаиләләрегезгә иминлек, муллык, һәр эшебездә зур уңышлар алып килсен. Бәйрәм белән!
Театральләштерелгән тамашаны әкият геройлары, башка персонажлар әкияти күренешкә әйләндерде. Күчтәнәчләр тулы капчыгын тоткан Кыш бабай Кар кызы белән сәхнәгә күтәрелде. Халыкка иминлек, бары яхшылыклар гына теләде алар. Яңа ел чыршысы җем-җем утлары белән үзәк мәйданга кабатланмас ямь өстәде. Район мәдәният йорты талантлары, балалар әзерләгән бәйрәм тамашасы күңелле җыр-моң мохитендә, кичке Минзәлә шәһәре урамнарын яңгыратып, бик озак дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев