Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә ярминкәсе халыкны товарлары һәм очсыз бәяләре белән сөендерде

Шәһәребезнең үзәк мәйданында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан һәм май чабу бәйрәменә багышланган язгы ярминкә үткәрелде.

Авыл җирлекләреннән килүчеләр сарык, сыер итләре, күркә, тавык, үрдәк, каз түшкәләре, каклаган каз, кондитер эшләнмәләре, бал, сөт һәм сөт продукцияләре тәкъдим иттеләр. Минзәләдән Фаис Халиуллин сыер итен боты белән алып кайтып китте.

Наратлы Кичү авыл җирлегенән Диләрә Сафиуллина алып килгән күркәләрнең бер түшкәсе 10-13 килограмм, тавык түшкәләре 3,5 килограмм авырлыктаиде. Тавык итенең килосын 370 сумнан сатты. Яңа Маҗын авыл җирлеге йомырка, мәтрүшкә һәм какланган казлар белән сәүдә итте. Аның мәтрүшкәсен һәм йомыркасын чират торып , тиз арада алып бетерделәр.


Балык участогы бу ярминкәдә 600 килограмм балыгын сатып бетерде. Иң мөһиме — ярминкәгә алып чыккан товарлар кыйммәт түгел иде. Әйтик, Җәмәктән Ринас Вәлиев, Калморзадан Рафак Габдрахманов , Дружбадан Валерий Петров бал продукциясен халыкка тәкъдим итте. Балны да төрлесеннән саттылар, бал сатып алучыларның да күңелләре шат. 


Аю авыл җирлеге ысланган балыклар белән сәүдә итте. Ярминкәдә сыер ите дүрт кенә түшкә иде, аның килосын 520-750 сумнан саттылар. Тәкермән һәм Хуҗамәт авыл җирлекләре бизәп пешерелгән чәк-чәк, пироглар, яңа пешкән икмәкләр белән сшүдә итте. Тәкермән авыл җирлеге чәч-чәк сатудан кергән акчаны махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрәчәк.

Минзәлә коррекцион-интернат мәктәбе коллективы сыерчык оялары, урындыклар һәм башкасын ясап алып чыккан. Иң мөһиме — алар кыйммәт түгел. Мәсәлән сыерчык оясы 800 сум, ә кибеттә аны 1200 сумга саталар. Башка авыл җирлекләре дә ярминкәгә нәрсә алып киләсен тапканнар, белгәннәр. Өстәлләрдә сөт, эремчек, корт, компот,варенье, туңдырылган төрле җиләк-җимеш, салат, каз дисеңме — бар да бар иде. 


Безнең ярминкәне күрше Башкортостан эшмәкәрләре дә яраталар, көнбагыш мае белән сату иттеләр. Районыбызда кул эше осталары күп: бәйләү, чигү, төрле сувенирлар ясап, чын могҗизалар тудыралар. Агачтан, башка төр материаллардан сокландыргыч җиһазлар, тормыш-кирәк яраклары эшләгәннәр дә байтак. 


Бу көнне Май чабу бәйрәме дә зурлап билгеләп үтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов бәйрәмгә килүчеләрне Май чабу бәйрәме белән тәбрикләде. 


Май чабуда халык бергәләп әйлән-бәйлән дә йөреп күңел ачты. Май чабу йоласы райондагы төрле халыкларны берләштерде. Әлеге бәйрәм кышны озату һәм яз килүне аңлата. Май чабуның үзенчәлекле символы — кызарып пешкән коймак. Аңлашыла, Май чабу бәйрәмендә халык күңел ачу һәм шул исәптән кайнар коймак белән сыйланырга тиеш. 


Воровский авыл җирлеге һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы вәкилләре халыкны мичтә пешкән кайнар коймак, чәй белән сыйладылар. Күңел ачу программасы иҗат коллективлары чыгышы белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килүчеләр төрле уеннарда катнашып күңел ачтылар. Чараның ахырында карачкыны яндырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев