Реклама
Көн темасы
Минзәләдә Яз һәм Хезмәт бәйрәмен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр
Шәһәр үзәгендә бәйрәм йөреше узды
(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)
Минзәлә үзәгендә 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме хөрмәтенә тантаналы чара узды. Иртә таңнан Карл Маркс урамында (без алда язганча, аны төзекләндерү проекты Бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар конкурсында катнаша) шәһәр һәм район учреждениеләре вәкилләре колонналары җыелды.
Бәйрәмдә катнашучылар үз колонналарын бизәүгә иҗади якын килделәр. Әйтик, администрация вәкилләре төзүчеләрнең костюмнарын киделәр, Минзәлә театры артистлары узган гасырның 40-50 нче еллары совет кешеләре образында чыгыш ясады.
2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына басым ясадылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыю штабына әйләнгән “Ялкын” яшьләр үзәге колоннасына аерым игътибар ясалды.
Башка оешмаларның вәкилләре дә үз колонналарын шулай ук матур итеп бизәделәр.
Колонналар, речёвкалар әйтә-әйтә, Октябрь мәйданына кадәр үттеләр. Биредә бәйрәмдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде.
- Нинди генә өлкәдә булмасын, безнең район хезмәтчәннәре һәрвакыт алдынгылар рәтенә керде. Һәм без һәрвакыт алар белән горурланабыз, - дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук бәйрәмдә катнашучыларны район Советы Аппараты җитәкчесе, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы ышанычлы кешесе Аида Биктимерова, шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева котлады.
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм район мәдәният сарае каршындагы бию коллективына йөрүче балалар флешмоб оештырганнан соң, бәйрәм Муса Җәлил исемендәге паркка күчте.
Биредә бәйрәм кунаклары өчен тематик концерт оештырылды.
Шулай ук теләгән һәркем Беренче май боткасы һәм тәмле коймаклар, кайнар чәй белән сыйлана алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев