Минзәләдә кече шәһәрләрне төзекләндерү буенча Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен тәкъдим ителгән проект буенча фикер алышу булды
Көн темасы

Минзәләдә кече шәһәрләрне төзекләндерү буенча Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен тәкъдим ителгән проект буенча фикер алышу булды

Катнашучылар әлеге территорияне төзекләндерү буенча үз күзаллаулары белән уртаклаштылар.

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

2023 елда Минзәлә К.Маркс урамының бер өлешен төзекләндерү проекты белән кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында катнаша.  Исегезгә төшерәбез, узган елларда конкурста җиңү нәтиҗәсендә шәһәрдә Ленин исемендәге парк һәм Минзәлә елгасы яр буе төзекләндерелде.

Битараф булмаган гражданнарның тәкъдим ителгән проектны эшләүчеләр – Miriada Group архитектура компаниясе вәкилләре белән очрашу форматында беренче фикер алышу Минзәлә шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында узды.

Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов әлеге проектның шәһәр һәм район өчен мөһимлеген билгеләп үтте һәм биредә җыелганнарны фикер алышуда актив катнашырга чакырды.

Алты төркемгә бүленеп, катнашучылар үз идеяләрен формалашатырдылар һәм соңыннан аларны тәкъдим иттеләр.

Районның баш архитекторы Владимир Петров каралган территорияне Мәктәп скверына кадәр киңәйтергә тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, проект Карл Маркс урамының 39 нчы йорттан Ленин урамына кадәрге өлешен төзекләндерүне күздә тота.

- Әлеге территория өчен шәһәребез тарихын чагылдырган төзекләндерү концепциясен тәкъдим итәбез, - диде Владимир Петров. 

 Сүз уңаеннан, фикер алышуда катнашкан Юрий Киреев төзекләндерелә торган территориягә шулай ук тарихи кыйммәткә ия Головин һәм Красноармейская урамнары арасындагы күперне кертергә тәкъдим итте.

Туган якны өйрәнү музее директоры Лариса Карамова әлеге территорияне төзекләндерүнең тарихи концепциясен тормышка ашыру буенча тулы проект әзерләгән, ул тарихи стильдә тротуарлар җәюне, кечкенә архитектура формалары булдыруны, элмә такталар урнаштыруны, сувенир кибетләре ачуны һ. б. үз эченә ала.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры директоры Илнур Гайниев театр скверын төзекләндерүгә үз тәкъдимнәре белән уртаклашты.

Сүз уңаенда, биредә ЗАГС һәм яңа фитнес-үзәк төзү планлаштырыла. Бу биналарның фасадлары да тарихи стильдә булачак, дип күзаллана.

«Промзона-Минзәлә» сәнәгать паркы җитәкчесе Дамир Каюмов төзекләндерү концепциясен яшьләрдә шәһәрнең тарихына кызыксыну уятырлык итеп тормышка ашырырга кирәклеген билгеләп үтте.

Бу территориянең киләчәге турында үз күзаллаулары белән шәһәрнең урта махсус уку йортлары студентлары да уртаклашты.

Алар фотозоналар булдырырга, кафе ачарга, велосипедлар, самокатлар прокаты ясарга, аерым алганда, Театр скверын һәм гомумән, каралган бөтен территорияне яшьләр өчен кызыклырак итәргә тәкъдим иттеләр.

Фикер алышуны йомгаклаганда Miriada Group генераль директоры Виталий Волков билгеләп үткәнчә, проект агымдагы елның 1 июненә кадәр Мәскәүдә конкурс комиссиясен тапшыруга әзерләнергә тиеш, әлеге датага кадәр Минзәләдә яшәүчеләр белән очрашулар әле уздырылачак.

Шулай ук театр, педколледж янындагы парковкалар, яктырту, әлеге территориядә мәдәни чаралар үткәрү мәсьәләләре күтәрелде.


Нет комментариев