Минзәләдә Инвалидлар көненә багышланган кышның беренче ярминкәсе 6 нчы декабрь көнне була
Авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар, кибетләр һәм шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен, эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.
6 нчы декабрь көнне Минзәлә шәһәре үзәге — Октябрь мәйданында кышкы ярминкә иртәнге сәгать 8 дә башлана.
Сатуда киң ассортиментта сыер, сарык һәм кош-корт итләре, сөт продуктлары, балык, бал, катнаш азык, бәрәңге, кишер, суган, бөртекле ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш һәм үзебезнең район җирлегендә җитештерелгән башка авыл хуҗалыгы продукцияләре булачак.
Ярминкәдән берәр төрле әйбер һәм башка продукция сатып алырга теләсәгез заявканы 2-33-28 һәм 8-960-076-01-70 телефоны аша бирергә була.
Фото: Дильфас Галиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев