Минзәләдә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы узды
«Буран» операциясен игълан иткәннән соң ЕДДС биргән мәгълүматын социаль челтәрләрдә даими хәбәр итеп, яктыртып торырга да кушты Марат Кәримов.
Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов билгеләп үткәнчә, районда Волга М-7 федераль юлында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы очраклары туып торды. Районның 6 кешесе Чаллы шәһәренә гемодиализга, күп кеше эшкә вакытында барып җитә алмадылар. Балалар белән автобуста бөкедә утырды, дөресен генә әйткәндә тулы апакалапсис булды. Марат Кәримов үзе юлга чыгып район кешеләрен гемодиализга Боерган юлы аркылы җибәргән. М-7 юлына комлы-тозлы гравий катнашмасы сибелмәгән, автобус тукталышлары, машиналар туктап ял итә торган зонада, тизлекне арттыра торган юллар, тормоз юллары чистартылмаган. Волга М-7 юлын «Стройинженирг» ҖЧҖ карап тора. Әлеге ҖЧҖ юлларны карап тору өчен бары тик 4 берәмлек КДМ бирә. Карлы көннәрдә бу бик аз. Аларга әлеге КДМ машиналарын ике мәртәбә арттырырга кирәклеге әйтелде.
Җитәкчелеккә өстәмә рәвештә контрактлар төзеп юл янындагы ягулык салу станцияләре һәм башка оешмалар белән дә юлларны кардан арындыру өчен килешү төзергә кирәктер. Әнә бит «Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы юлчылары көн саен юлларга 6 берәмлек КДМ машинасы, ике грейдер, бер трактор, карны юл читенә атар өчен ике роторлы машина чыгара. Шәһәребезнең «Чиста» шәһәр оешмасы да кар күп яуган көннәрдә шәһәр юлларын, урамнарын кардан чистарту өчен : 6 КДМ, 6 грейдер, 4 берәмлек МТЗ-82 тракторын чыгара.

Россия эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча Дәүләт автоинспекция бүлеге башлыгы Альберт Якупов чыгыш ясады:
-11 декабрь көнне Волга М-7 юлында Хуҗамәт авылы тирәсендә Кыргызыстаннан килгән шофер тизлекне сакламау арасында тимер киртәгә бәрелеп каршы як полосага чыгып автомашиналар белән бәрелешә. Юл фаҗигасендә Хуҗамәт авылында гомер итүче «Лада» автомобилен йөртүче һәлак булды. Әгәр дә юлны вакытында комлы тозлы гравий катнашмасы белән эшкәрткән булсалар мондый хәл килеп тә чыкмаган булыр иде. Монда «Вольво» шоферының да гаебе зур, тизлек реҗимын да сакламаган. Соңгы ике көндә генә дә М-7 юлында 8 юл транспорт һәлакәте булган. Әлеге һәлакәтләрнең төп сәбәбе юлларга вакытында комлы тозлы гравий катнашмасы сипмәү.
Ул шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен күрелгән чаралар турында да бәян итте. Утырышта Марат Кәримов рәислегендә юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы, көнүзәк проблемалар турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев