Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә Корбан гаете бәйрәме үтте

Бүген дин кардәшләребез ислам дөньясында иң кадерле ике бәйрәмнең берсе — изге Корбан гаетен билгеләп үтәләр. Әлеге уңайдан, Минзәлә мәчетендә дә бәйрәм намазы укылды.

Имам-мөхтәсиб ярдәмчесе Салават хәзрәт үтемле вәгазе белән чыгыш ясады, җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләде.

Корбан гаете бәйрәмендә район башлыгы Айдар Салахов мәчеткә җыелган мөселманнарны чын йөрәктән Корбан гаете бәйрәме белән котлады. Ул үз чыгышында:
— Элек-электән килгән бәйрәм, соңгы елларда яшьләрне тәрбияләүдә роле арта, гореф-гадәтләрне саклый. Ил сагында торган егетләребез исән-сау туган якларыбызга әйләнеп кайтып бәйрәмнәрне бергәләп үткәрергә язсын. Һәрберегезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим, диде. Бәйрәм кешеләрне берләштерә, туганлык җепләрен ныгыта, изгелеккә һәм үзара ярдәмләшеп яшәргә өйрәтә. Корбан бәйрәме якыннарыңны кайгыртуның, аеруча ярдәмгә мохтаҗларның мөһимлеген искәртә, — дип ассызыклады.

Минзәлә район мөхтәсибе Рәмзил Хәзрәт Садыков: «Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Ул моның белән үзенә якынлык дәрәҗәсен тикшерә», — диде.

Аннары мәчеткә килгән барча мөселманнар күмәк рәвештә Гает намазына басты.Изге гыйбадәт хөтбә, Коръән һәм дога уку белән тәмамланды.
Корбан чалу гает хөтбәсе тәмамланганнан соң рөхсәт ителә. Корбан гаете бәйрәме өч көн дәвам итәчәк. Корбаннарны 29 май ахшам намазына кадәр, ягъни кояш баеганчы чалып бетерү шарт булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев