Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә Май чабу бәйрәме гөрләде

Бүген Минзәлә шәһәренең Октябрь мәйданында «Масленица»-«Май чабу» бәйрәме узды.

Бәйрәм халыкчан күңел ачулар, җырлар, уеннар. Биюләр һәм тәмле сыйлар белән үрелеп барды. 

Чараның тантаналы өлешен район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов ачып җибәрде. Ул котлау сүзләре белән мәйданга җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп болай диде:. 

—Бүген пост алдыннан традицион «Масленица» бәйрәмен үткәрәбез. Районда 13 төрле милләт вәкиле яши. Безнең районда яшәүче төрле милләтләр дус-тату, килешеп бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. 

Мәйданда барлык теләүчеләрне яз алып килүче кояшның төп символы булган кайнар, хуш исле коймак белән сыйладылар. Күңелле уеннар уйнадылар. «Май чабу»-«Масленица» керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Май чабу бәйрәме борынгыдан килгән.

Май чабу-элек-электән сакланып килгән, көтеп алынган һәм сөенечле бәйрәмнәрнең берсе. Ул 7 көн дәвам итә. Бу көннәрдә кешеләр күңел ача, кунакка йөрешә, һәм коймак пешерәләр. Коймак атнасы-язны каршылауга багышланган тантаналы вакыйга. Чара быел аеруча бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. 

Ямьле яз айларын бергә каршы алыйк, дуслар! Саубуллашыйк кыш белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев