Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә “Нәүрүз” бәйрәме шаулап гөрләп үтте

Бу бәйрәм төрки халыкларының борын-борыннан үткәрелеп торган бәйрәмнәренең берсе-Нәүрүз бәйрәм.

Район мәдәният йорты каршында “Нәүрүз” бәйрәменә багышланган концерт тамаша да булды. Нәүрүз бәйрәменә багышланган чара бик яхшы оештырылган. “Нәүрүз” бәйрәме уңаеннан шәһәребез үзәгендә район мәдәният хезмәткәрләре , шәһәр балалар бакчалары һәм шәһәребез мәктәпләре укучылары тарафыннан шактый гына концерт номерлары да әзерләнгән иде. “Нәүрүз” бәйрәме белән бәйрәмгә җыелган халыкны шәһәр башлыгы урынбасары Роза Сальдаева тәбрикләде.
Ул бүгенге көндә районыбызда дус-тату булып, бер берсен хөрмәт иткән әзербайҗан, таҗик, үзбәк һәм башка халыклар яши дип билгеләп үтте. Шулай ук бәйрәмгә җыелган халыкны “Сезон” кибете хуҗасы Росулхан Муминовта котлады, балаларга кушылып үзбәк биюен дә башкарды. “Нәүрүз” бәйрәме белән әзербайҗан халык исеменнән Нәүрүз Чыңгыз кызы тәбрикләде Бәйрәмдә таҗик, әзербайҗан, татар һәм башка халыкларның җыр, биюләре башкарылды. Бәйрәм хәрәкәтле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм коймаксыз булмый. Кайнар коймакны махсус мичтә Тауасты Байлар авыл мәдәният йорты җитәкчесе Мөслимә Гайниева пешерде, бәйрәмгә килгән халыкны кайнар коймак белән сыйлады. Моңлы җыр-биюләр театральләштерелгән тамаша-бәйрәм бер сулышта үтеп китте. Бәйрәм иткәннән соң төрки халыклар үз өйләрендә җыр-биюләргә бай булган табын артында бәйрәмне дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев