Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә РСФСРның спорт мастеры Рафаил Бәдриев истәлегенә районара көрәш турниры узды

Турнир «Юбилейный» спорт мәктәбенең «Минзәлә батыры» көрәш залында үтте.

Танылган көрәшче, районыбызның Куян авылында туып үскән һәм шунда гомер иткән РСФСРның спорт мастеры Рафаил Бәдриев истәлегенә багышланган турнирда 12-15 яшьлек яшүсмерләр татар милли көрәше буенча шәхси һәм команда беренчелегенә ярышты. Бу көрәш бәйгесендә 4 районнан 59 яшүсмер катнашты. Спорт бәйрәменә республика һәм Россия күләмендә танылган көрәшчеләр дә килгән иде.


Яр Чаллы шәһәре, Актаныш, Тукай һәм Минзәлә районы җыелма командалары көрәш бәйгесенә килгән иде. Ярышларның баш хөкемдары Рәмзил Бәдриев бу бәйгегә килгән көрәшчеләргә яңа алымнар күрсәтеп, җиңүләр теләде.

Аннары Минзәлә районының спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Ирина Михайлова сүз алды:

— Әлеге көрәш бәйгесе быел 5 нче тапкыр уздырыла һәм традициягә әйләнде. Рафаил Бәдриев истәлегенә багышланган турнир яшүсмер спортчыларны тәрбияләүнең яхшы ысулы. 


Рафаил Бәдриев хезмәте белән дә, спортта яулаган уңышлары белән дә районыбызда үрнәк шәхес булды. 


Рәмзил Бәдриев үз яшендә иң перспективалы көрәшче — Егор Юнзельгә Яр Чаллы шәһәренең көрәш федерациясенең истәлекле бүләген тапшырды. Ул шулай ук әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан Арсений Кукловка, Дамир Ризатдиновка бүләкләр бирде. Шулай ук тренер Костюковлар гаиләсен «Минзәлә батыры» көрәш залының «Иң яхшы көрәшчеләр гаиләсе» статуэткасы белән бүләкләде. Эшмәкәр Ильнур Вәлиев Костюковларга (алар 4 бала) әзерләгән Яңа ел күчтәнәчләрен тапшырды.


Тантаналы рәвештә Россия һәм Татарстан гимнары яңгырады. Абруйлы көрәшче истәлегенә 5 нче тапкыр уздырыла торган көрәш турниры ачык дип игълан ителде.
Бертуган Бәдриевләр әтиләре истәлегенә багышланган көрәш аларның гаиләсе һәм туганнары өчен бик зур бәйрәм икәнен әйтеп, бәйгедә катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Аннары ярышларның баш хөкемдары Рәмзил Бәдриев көрәш бәйгесенең шартларын аңлатты. Һәр көрәшче үз авырлыгында көрәшеп, беренче урынга — 3 мең сум, икенче урынны алучыга — 2 мең сум һәм өченче урынны алучыга бер мең сум акча бирелде. Ә калган урыннарны алучының һәрберсенә 500 сум күләмендә акча белән бүләкләнде. 


Командалар арасында беренчелектә Минзәлә районы көрәшчеләре, икенче — Яр Чаллы шәһәре, өченче урынны Тукай районы көрәшчеләре яулады.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев