Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минзәләдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар узды.

Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә 230 Минзәлә кешесе катнаша.Аларның 70е бүген исән.

Ленин паркында сугышчы-интернационалистларга мемориаль комплекс янында митинг узды. Район башлыгы Айдар Салахов, район хәрби комиссары Сергей Владимиров, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, учреждение һәм оешма җитәкчеләре хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташлар истәлегенә хөрмәт күрсәтергә җыелдылар.

Район башлыгы Айдар Салахов билгеләп үткәнчә, сугышчы-интернационалистлар читтә калмый — яшьләрне патриотик тәрбияләүгә өлеш кертәләр, районда, республикада уздырыла торган барлык чараларда катнашалар. Һәлак булган иптәшләрнең гаиләләренә ярдәм итәләр.

— Боерык бар иде, һәм сез интернациональ бурычыгызны намус белән үтәдегез, Советлар Союзының ерак чикләрен якладыгыз. Авыр шартларда батырлык, ныклык һәм рух көче үрнәкләрен күрсәттегез. Бу көнне без әфганчыларны гына түгел, ә сугыш хәрәкәтләрендә, махсус операциядә катнашучыларны да искә алабыз. Сез үсеп килүче буын өчен үрнәк.

Сергей Владимиров, районның хәрби комиссары:

— Безнең өчен сез һәрвакыт чын патриотизм, батырлык һәм намус үрнәге булып торачаксыз. Яу кырында батырлык күрсәтеп бүләкләнүчеләр дә, яраланып кайтучылар да бик күп булды. Сезгә сәламәтлек, имин күк йөзе телим.

Митингта катнашучылар алдында сугыш хәрәкәтләре ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Флюс Усманов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, аларның күбесе бу сугышта бергә хезмәт иткән якын иптәшләрен югалткан.

— Йөрәкләребездә аларның исемнәре мәңгегә сакланып калачак.

Интернационалист сугышчылар мемориалына кызыл канәфер чәчәкләре салынды. Үлгәннәр бер минут тынлык белән искә алынды.

Аннары тантана «Ялкын» яшьләр үзәгендә дәвам итә. Патриотик чарага хәрби хәрәкәтләр ветераннары, 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, махсус хәрби операциядә катнашучылар чакырылган иде.

Залда җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде.

Аннары бәйрәм концерты булды, анда район мәдәният сарае артистлары башкаруында патриотик җырлар яңгырады.

Күп кенә локаль сугыш ветераннары яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр. Сугыш хәрәкәтләре ветераны Владимир Елхов ел ярым элек улын махсус хәрби операциягә озаткан. Бүген ул яшьләрне патриотизм үрнәгендә тәрбияләргә кирәклеге турында сөйләде.

— 9 ел дәвам иткән бу сугыш аша 700 меңнән артык солдат, офицерлар үтеп, алар үз бурычларын намус белән башкардылар. Шулай ук, 1941-1945 елларда безнең бабаларыбыз фашизмны җиңделәр. Бүген безгә хәзерге яшьләрне без үскән традицияләрдә тәрбияләргә кала.

Илья Крючков, 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы:

— Мондый очрашулар безгә бик кирәк, чөнки без батырлык, ныклык мисалларын үз күзләребез белән күрәбез. Тарих дәресләрендә укытучы бу сугыш турында сөйләгәндә бер нәрсә, ә катнашучыларның үз авызларыннан сөйләгәннәрен ишетү бөтенләй икенче нәрсә. Без хәрби бурычны намус белән үтәгәннәрне, җирдә тынычлык урнаштыру өчен үз гомерләрен куркыныч астына куйганнарны истә тотарга тиешбез. Киләчәктә мин дә Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итәчәкмен һәм бүген үк моңа әзерләнәм. Мин спорт белән шөгыльләнәм, иртән зарядка ясыйм. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев