Минзәләдә тантаналы шартларда өч күп фатирлы йортның ишегалдысы ачылды
Бүген тантаналы шартларда Тукай урамындагы 7 нче, Җәлил урамындагы 19 нчы, К. Маркс урамындагы 20 нче йортларны берләштерүче ишегалды ачылды. Территорияне төзекләндерү Татарстан Республикасы Рәисенең «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.
Бәйрәмгә җыелган күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне район башлыгы Айдар Салахов котлады:
— Бу шәһәрнең иң зур ишегалларының берсе. Биредә төзүчеләр, юлчылар, МУП «Чиста шәһәр» хезмәткәрләре, ТОС җитәкчеләре, микрорайон халкы һ.б. бик күп эш башкардылар. Мондый җиңел булмаган чорда төзекләндерүне финанслаган өчен республикабыз Рәисенә зур рәхмәт. Калганы безнең кулда. Территориядә чәчәкләр, куаклар утыртырга кирәк. Әлеге ишегалды башкаларга үрнәк булсын һәм барыбызны да сөендереп торсын.
ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы халык тарафыннан аңлап кабул ителде, чөнки ул уртак эш нәтиҗәсе. Подъезддан чыккач, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә барлык шартлар тудырылган уңайлы ишегалдына эләгү барыбызга да бик күңелле.
Анатолий Ростилов, «Автострой» җитештерү-коммерция фирмасы«ҖЧҖ директоры:
— Бу эшне без беренче ел гына башкармыйбыз, хаталарны исәпкә алабыз, үзебез өчен яңа нәрсәләргә өйрәнәбез, шулай итеп олыларны да, балаларны да сөендерер өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Бик яхшы һәм лаеклы килеп чыкты. Һәм бу матурлык биредә яшәүчеләрне киләчәктә шатландырып торсын иде.
Бу көнне нәтиҗәле намуслы хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: «Минзәлә идарәче компаниясе» ҖЧҖ мастеры Илһам Фәтхуллин, «Минзәлә идарәче компаниясе» ҖЧҖ слесаре Роман Андреев, «Автострой» җитештерү-коммерция фирмасы" ҖЧҖ баш инженеры урынбасары Андрей Кузнецов, «Автострой» җитештерү-коммерция фирмасы" баш инженеры урынбасары Салават Гайсин, «Чиста шәһәр» МУП йөк автомобиле йөртүчесе Юрий Крылов, «Чиста шәһәр» МУП автогрейдер машинисты Александр Еньков.
Ольга Бородина, микрорайонда яшәүче:
— Республика җитәкчелегенә, район башлыгы Айдар Салаховка гражданнар турында кайгыртканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Без ишегалдыбызны төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтле. Балалар бик канәгать, бу мәйданчыкта рәхәтләнеп уйныйлар, монда балалар көлүләре яңгырый. Бездәге атынгычларга атынырга хәтта башка микрорайоннардан да балалар килә. Безнең ишегалды уңайлы һәм матур килеп чыкты.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалдында юллар һәм тротуарлар ремонтланды, эскәмияләр һәм урналар, яктырткычлар, балалар һәм спорт җиһазлары урнаштырылды, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары, контейнер мәйданчыклары куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев