Минзәләдә «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр конкурсының район этабы узды
Елдагыча, Минзәлә шәһәренең район мәдәният йортында ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты ярдәмендә оештырган «Тарихта без эзлебез» дигән шәҗәрә бәйрәме булып узды.
Бәйрәмнең төп максаты -гаилә гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, туганнар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, шулай ук киң җәмәгатьчелекне Татарстан һәм үз гаиләсе белән кызыксынуга җәлеп итү.
Шәҗәрә бәйрәме республикада әһәмиятле мәдәни-агарту чарасына әверелде. Ул ата-бабалар, әни-әбиләр истәлегенә хөрмәт тәрбияли, архив документларына, гаилә ельязмаларына һәм тарихи мираска кызыксыну уята.
Район турында Иске Иркәнәш авылыннан — Файдровлар, Минзәлә шәһәреннән — Митюшкиннар гаиләләре катнаштылар. Файдровлар гаиләсе күргәзмәдә 6 нәселеңне белү,буыннар арасындагы бәйләнешне, традицион ашамлыкларын, туганнар белән аралашуны күрсәтте. Әлеге гаилә терлекчелек, умартачылык, сөтчелек, балыкчылык белән шөгыльләнә. Файдровлар нәселе җыр-моңга бик бай.
Ә Митюшкиннар гаиләсе күргәзмәдә 4 буыныңны белү, халык иҗаты, кул эшләнмәләрен, рәсем сәнгатен күрсәтте. Рус халкының милли йолаларына да басым ясады. Әлеге ике гаиләнең дә чыгышын Казаннан килгән дәрәҗәле жюри (4 кеше) бәяләде. Ике гаилә дә уңышлы чыгыш ясады, икесенә дә Диплом, 40 һәм 50 мең сумлык сертификат тапшырылды. Ә зона турына Файдровлар гаиләсе барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев