Минзәләдә техникалар кышкы саклауга куелган һәм ремонтлана
Районда авыл хуҗалыгы эшләре быелга төгәлләнде дип әйтергә була.
(Дильфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында шулай ук бик тә мөһим булган авыл хуҗалыгы агрегатларын кышкы саклауга әзерләү мәсьәләсе тора. Кыр эшләренә җәлеп ителгән барлык техника кышкы саклауга куяр алдыннан чаралар комплексын узарга тиеш, бу эшнең максаты — авыл хуҗалыгы техникаларын 2026 елгы кыр эшләренә оптималь срокларда һәм сыйфатлы итеп әзерләү, ремонтлау. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Илгиз Фәйрушин, Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча җитәкчесе Ринат Гильманов техникаларны кышкы саклауга куелышын тикшерделәр һәм бәяләделәр.
Белгечләр шулай ук ремонт эшләрен башкару өчен шартлар тудыруны, эш шартлары булдыруны да карадылар. Техника куркынычсызлыгы чараларының үтәлеше, техникаларны ремонтлау белән мәшгүль персоналның финанс мотивациясе белән дә кызыксындылар. Белгечләр «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә, «Заиковский», «Калморза» хуҗалыгында, «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында, «Ильнур» КФХсында һәм «Август-Мензелинск» хуҗалыгындагы машина трактор паркында булдылар, инженерларга, механикларга һәм техника ремонтлаучыларга киңәшләрен бирделәр. Тиздән, ягъни декабрь башында техникаларның кышкы саклауга куелышын республика комиссиясе тикшерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев