Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә Ураза гаетен билгеләп үттеләр

Бүген бөтен мөселман дөньясы Ураза гаете бәйрәмен билгеләп уза.

Ураза бәйрәме яки Ураза гаете — исламда Рамазан ае хөрмәтенә билгеләп үтелүче зур бәйрәм.
Бәйрәм Минзәлә мәчетендә иртәнге 6 сәгать 30 минутта ук башланып китте. Районыбыз мәчетендә икенче имам вазыйфаларын башкаручы Салават хәзрәт бик күңелләргә үтеп керерлек итеп эчтәлекле, үтемле бәйрәм вәгазе сөйләде,рамазан аеның рухи әһәмиятен бәян итте. Ул үз чыгышында ураза тәмамлангач, күңелләр бушап кала, дип билгеләп үтте һәм килгән халыкны намазга басарга өндәде. 
Рәмзил хәзрәт Садыйков Коръән укыды. 
«Бу бәйрәмдә гасырлар дәвамында Ислам кануннары белән яшәгән ата-бабаларыбызның рухи-тарихи мирасы чагыла. Ул түземлелеккә һәм изгелеккә, шәфкатьлелеккә һәм гаделлеккә өйрәтә. Бу көннәрдә һәр мөселман мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга тырыша.Ураза тоткан, ифтар мәҗлесләре оештырган, Коръән укыган, дога кылган, сәдака биргән, шәһәрдәшләребез, райондашларыбыз изге эшләр башкарды», дип билгеләп үтте, барлык мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләде. 
Аннары җыелган халыкны котлау өчен сүзне район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев алды:
— Хөрмәтле дин кардәшләребез, Рамазан ае төгәлләнде, тоткан уразаларыбыз, кылган игелекләребез, гамәлләребез кабуллардан булсын. Бу изге бәйрәм һәр гаиләгә сәламәтлек, күңел җылысы, тынычлык һәм иминлек алып килсен! 
Мөселманнар гает намазы укыдылар. 
Рәмзил хәзрәт Садыйков шулай мәчетнең икенче имамы вазыйфаларын башкаручы, Салават хәзрәтне минзәләлеләр бик яхшы кабул иттеләр дип билгеләп үтте, аңа Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең мөфтие Камил Сәмигуллин кул куйган шаһадәтнамәне тапшырды. Рәмзил хәзрәт мәчеткә йөрүче һәм дин сабакларын өйрәнүче өч дистәгә якын балага бәйрәм күчтәнәче бүләк итте. 
Ураза гаете бәйрәме районыбызның авылларындагы барлык мәчетләрендә дә бик матур итеп билгеләп үтелде. Богодаровка авылында гомер итүче Ринат Маннаков Ураза гаете бәйрәменә Минзәлә мәчетенә махсус килгән, чөнки ул яшәгән авыл тирәләрендә мәчетләр юк. 
Сан.Быел Рамазан ае дәвамында 18 нче мартны да кертеп Минзәлә мәчетендә фытыр сәдакасы 153600 сум күләмендә җыеп тапшырылган. Ул акчадан Чаллы шәһәренең Ак мәчет мәдрәсәсендә укучы шәкертләргә, Минзәлә шәһәрендәге картлар һәм гарипләр йортында тәрбияләнүчеләргә, Минзәлә интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче 25 балага һәм шәһәрдәге ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә бәйрәм күчтәнәчләре әзерләнеп тапшырылган. 19нчы март һәм бүген Ураза гаетенә чаклы тапшырылган сәдакалар яңадан исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев