Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Хатын-кызлар көненә багышланган концерт бик яхшы үтте

Бәйрәмгә район башлыгы Айдар Салахов хатын-кызларыбызга махсус бүләк ясаган

(Марат Хамидуллин, "Мензеля-информ"). Бәйрәм уңаеннан район мәдәният сараенда “Хатын-кызларга багышлыйбыз...” дигән бәйрәм концерты булды. Концерт башында тамашачыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов үз исеменнән һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде. Бәйрәмгә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да районыбыз хатын-кызларын котлап, якташларына иң изге теләкләрен җиткерде. Аннары укытучылар көнендә аның инициативасы буенча булдырылган халык тарафыннан танылу бәйгесендә Минзәлә районы мәктәпләренең укытучылары арасында “Иң шәп класс җитәкчесе-2022”- ”Самый классный КЛАССНЫЙ-2022” җиңүчеләрен тәбрикләде. Әлфия Когогина балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүдә зур өлеш керткәннәре өчен аларга үзенең Рәхмәт хатын тапшырды. Менә алар: Гөлсәрия Динмухаметова (Сергей Кузнецов исемендәге Николаевка гомумбелем бирү мәктәбе), Ксения Крючкова (шәһәрнең 2 нче санлы урта мәктәбе), Зиля Курбанкулова (шәһәрнең 3 нче санлы урта мәктәбе), Гөлнара Рахматуллина (шәһәрнең 2 нче санлы урта мәктәбе), Алинә Шәйдуллина (Габделхәй Сабитов исемендәге Югары Тәкермән гомумбелем бирү мәктәбе). Конкурсның җиңүчесе итеп Рәзинә Гимадиева (Минзәлә гимназиясе) танылды, аңа 35 мең сум күләмендә акчалата сертификат бирде. Шулай ук Әлфия Когогина конкурсны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен “Минзәлә”-“Мензеля” газетасы коллективына җитәкчесе-баш редакторы Ильдус Шагиевка да Рәхмәт хаты тапшырды. Район мәдәният сарае, ветераннар хоры, педагогия көллияте, балалар бакчалары әниләр, апа-сеңелләр, әбиләр хөрмәтенә яхшы концерт куйдылар. Бәйрәмгә район башлыгы Айдар Салахов хатын-кызларыбызга махсус бүләк ясаган, Казаннан Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваны һәм “Илһам” вокаль инструменталь ансамблен чакырган, Лилия Муллагалиева хатын-кызларыбызга багышлап концерт куйды. Концерт бик яхшы булды, тамашачылар аны зур алкышларга күмделәр.

Әлеге концерт турындагы фотогалерияне карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев