Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Зөлфирә Ханованың иҗат кичәсе үткәрелде

Ул 34 яшендә үк Татарстан атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә мәдәни мирас йортында районның күренекле шәхесе, мәдәният әһеле һәм шагыйрә, бүгенге көндә Татар Мөшегесе авылында яшәүче Зөлфирә Ханованың иҗат кичәсе булды.

Әлеге чара район ветераннар советы тарафыннан оештырылган “Асыл зат” рубрикасы кысаларында үтәрелде.

Очрашу Зөлфирә ханымның тормыш юлына, ирешкән уңышларына, иҗатына багышланган җанлы әңгәмә формасында үткәрелде.

Чараны алып барган район мөслимәләр  берлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова:

- Зөлфирә ханымның Мөшеге, Минзәләнең генә түгел, ә Татарстанның асыл заты дип аталырга тулы хакы бар, - дип искәртте.

Кичә матур чыгышларга, җылы котлауларга, кызыклы истәлекләргә бай булды. “Мөшеге чишмәләре” халык фольклор ансамбле, район мәдәният сарае артисты Айгөл Кәбирова Зөлфирә ханым иҗат иткән шигырьләргә җырлар, мөнәҗәтләр башкардылар.

Җиңгәчәе Илгизә Хәмитова, кызы Ләйлә Кәбирова матур котлауларын җиткерделәр.

безнең белешмә

Зөлфирә Мәхтүм кызы Ханова (Хәмитова) 1950 елның 14 мартында Актаныш районы Чиялек авылында туа. 1968 елда Минзәлә районы Татар Мөшегесе авыл мәдәният йортында эшли башлый. Биредә хезмәттәше Вәсимә Мостаева белән 1978 елда “Мөшеге чишмәләре” фольклор ансамблен оештыра. 1984 елда ансамбль Казанда Икенче Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты була. Ә 1985 елда “Мөшеге чишмәләре” халык фольклор ансабле исеменә лаек була. Эштә ирешкән уңышлары өчен Зөлфирә Ханова 1984 елда, 34 яшендә ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була. “Мөшеге чишмәләре” ансамбле бүгенге көндә дә уңышлы эшчәнлек алып бара, соңгы елларда гына да “Түгәрәк уен” X Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә җиңү яулап кайтты һәм популяр ”Кәмит Җәвит” тапшыруында катнашты.

Зөлфирә ханым шулай авыл советында һәм лаеклы ялга чыкканчы китапханәче булып эшли. Бүгенге көндә Татар Мөшегесендә мөслимәләр берлеге бүлекчәсе җитәкчесе, дини дәресләр алып бара. 2019 елда “Чишмәдәй акты гомерләр...”  дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

Зөлфирә Ханованы Тауасты Байлар, Тупач, Воровский исемендәге бистә китапханәчеләре Маргарита Гәрәева, Лилия Миңнеханова, Рәмзия Лебедева котладылар.

Элеккеге район үзәк һәм балалар китапханәләре директорлары Әлфия Нәбиева, Лениза Якиеваның чыгышлары ихлас, җылы теләкләргә бай булды.

“Сибелә чәчәк” иҗади-әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова, шагыйрәләр Раушания Гимаева-Титова, Нәкирә Лотфрахманова Зөлфирә Хановага яңа иҗади уңышлар теләделәр.

Чара ахырында кунаклар өчен мул өстәл әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев