Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районының “Мөшеге чишмәләре” халык фольклор ансамбле 45 мең сумлык сертификатка ия булды

Кичә әлеге ансамбль (13 кешелек делегация) Ульян өлкәсенең Иске Кулатка авылында узган “Түгәрәк уен” X Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә җиңү яулап кайтты. Фестивальдә игълан ителгән дүрт төрле номинациянең вокал-соло өлешендә катнашып, үз авылларына гына хас “Атамалар. Такмаклар” дигән фольклор өлешендә беркайда да ишетелмәгән көйләр белән чыгыш ясадылар.

Әлфия Әхмәтова, “Мөшеге чишмәләре” халык фольклор ансамбле җитәкчесе:

-Коллективыбызда биш ир-егет, җиде хатын-кыз. Искиткеч талантлылар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, аларда дәрт-дәрман ташып тора. Биергә дисеңме, җыргамы, тапкыр сүз әйтергәме, – барын да булдыралар. Шушы сертификат алуыбызга куанышып (45 мең сум безнең коллектив өчен зур бүләк), яңадан җиң сызганып иҗат итәргә дип кайттык. Гомумән, коллективыбыз җаваплы чаралардан читләшми. Безнең коллектив күрсәтмә материалга тиң. Өч ел рәттән Екатеринбург сабантуена бардык, бик теләп катнашабыз.

Безнең өстәмә. Ел да уза торган “Иске Казан. Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә “Мөшеге чишмәләре” ансамбленең бер генә ел да катнашмыйча калганы юк. 2014 елда Россия күләмендә уздырыла торган әлеге фестиваль Болгарда узган иде, алар анда үз номинацияләрендә 1 нче урынга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев