Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдәге ягулык бәяләренә күзәтү

Россия ягулык станцияләрендәге кебек үк, Татарстанда да һәм шул исәптән Минзәлә районы ягулык станцияләрендә бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр артып тора.

Барыннан да элек дизель ягулыгына бәяләр күтәрелә. Бер литры өчен республиканың төрле ягулык станцияләрендә шул исәптән Минзәләдә дә бер атна элек 68 сум 50 тиен торган дизель ягулыгын хәзер 69 сум 20 тиеннән алып 70 сум 20 тиенгә сатып алырга була. Россиянең кайбер регионнарында ягулык салу станцияләрендә бер литр дизель ягулыгы өчен 75 сум 88 тиен түләргә кирәк. 
АИ-92 маркалы бензин дә 2 сумга кыйммәтләнде. Аның хәзер бер литрын «Татнефть» ягулык станцияләрендә 58 сум 74 тиеннән алып 60 сум 74 тиенгә сатып алырга була. 
Шулай ук АИ-95 маркалы бензин «Татнефть» ягулык салу станциясендә 63 сум 14 тиен торса, ә «ТрансНефтьПродукт» ягулык станциясендә бер литры өчен 72 сум 29 тиен түләргә кирәк. Әлеге ягулык станциясендә АИ-92 маркалы бензин 68 сум 49 тиен тора. Шулай ук «Ирбис» ягулык салу станцияләрендә АИ-98 маркалы бензинны 84 сум 99 тиенгә алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев