Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә Ватанны саклаучыларны хөрмәтләделәр

Район мәдәният сараенда «Ватанны саклаучылар» көненә багышланган тантаналы концерт узды.

Бирегә кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, тыл ветераннары, муниципаль район хакимияте вәкилләре, районыбызның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куйган ир-атлар, тамашачылар җыелды.

Тамаша залы музыка, бию, шигърият аһәңнәренә төрелде. Мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, махсус урта уку йортлары һәм мәдәният сарае хезмәтчәннәре һәр номерда туган илгә мәхәббәт һәм аны саклаучыларга ихтирам һәм хөрмәт хисләре ачык чагылды. 

Район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев Минзәлә районы район башлыгы Айдар Салахов исеменнән барлык ир-атларны 23 февраль бәйрәме белән тәбрикләде. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган Олег Вишневның улына һәм апасына «Батырлык» орденын тапшырды. Олег Токарев Ватанны саклаучылар көненең аеруча мөһим икәнлеген искәртеп чыгыш ясады. Ул үз чыгышында «Бу бәйрәм-халкыбызның хәрби батырлыгына ил иминлеген яклаучыларга хөрмәт белдерү көне»-дип мөрәҗәгать итте. 

Ватан азатлыгын саклау илебезнең һәр кешесенең изге бурычы булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев