Минзәләгә Татарстанның көрәш федерациясе җитәкчесе килде
Бүген Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры көрәш буенча Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Марсель Таһиров Минзәләгә эш сәфәре белән килде.
Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”
Аны районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Районның көрәш федерациясе җитәкчесе Рәмзил Бәдриев җитәкчене көрәш залын ремонтлау эшләре белән таныштырды.
Марсель Таһиров районыбызда татарча көрәшне үстерү турында фикер алышты. Ветеран көрәшчеләр - Мәүләветдин Закиров, Фәрит Хәмәтдинов һәм башкалар белән аралашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев