Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләлеләр интернет-сораштыру аша 2024 елда төзекләндереләчәк объектларны сайлый ала

Тавышны компьютер аша да, смартфон аша да бирергә мөмкин

(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)

15 апрельдән 31 майга кадәр 2024 елга төзекләндерү объектларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү уза. Тавыш бирүгә, шул исәптән, Минзәлә районында урнашкан объектлар да чыгарылган. Тавыш бирү өч этаптан тора. Беренче этапка 2024 елда төзекләндерү планлаштырылган иҗтимагый киңлекләр чыгарылды. Күрсәтелгән вариантлар арасында-Минзәлә шәһәренең Карл Маркс урамы (без алдарак язганча, аны төзекләндерү проекты бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар конкурсында катнаша). Әлеге сораштыруны узгач райондашларга 2024 елда "Безнең ишегалды" программасы кысаларында төзекләндереләчәк ишегалларын сайларга тәкъдим ителә. Өченче сораштыру  этләр өчен дустанә мохит булдыру буенча.

Реклама

Сораштыруда Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Халыкны сораштыру» сервисы аша (сылтама буенча) яки «ТР Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасын кулланып катнашырга мөмкин.

Тагын бер ысул – Минзәлә районының рәсми сайтында тавыш бирү тәмамланганчыга кадәр вакытны күрсәтүче баннерлар урнаштырылган, аңа баскач та, интернет кулланучы җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча сораштыру узарга тәкъдим итүче биткә күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев