Минзәләлергә хәрби бүләкләр тапшырдылар
Безнең заман геройларын аягүрә басып алкышладылар
(Илсөяр Хәертдинова, «Минзәлә-информ»)
Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре белән эшлекле планерка алдыннан район администрациясенең утырышлар залында махсус хәрби операциядә катнашучыларны бүләкләү булды.
Тантаналы шартларда район башлыгы Айдар Салахов РФ Президенты исеменнән Яков Бажанкинга Мужество орденын тапшырды. Әлеге орденга якташыбыз махсус хәрби операциядә хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен лаек булды. Орден тапшырылу турында указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Дмитрий Ибраһимовка район башлыгы икенче дәрәҗәдәге «За храбрость» медале тапшырды.
Егетләргә Ватаныбызны саклауда күрсәткән кыюлыклары, батырлыклары өчен рәхмәт белдерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев