Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләнең элеккеге чүплек территориясендә өмә үтте

Әлеге өмәдә урта уку йортларында укучы студентлар, шәһәрнең бюджет хезмәткәрләре катнаштылар.

Барысы 200 гә якын кеше. Катнашучылар чүп-чарны капчыкларга җыйдылар, территорияне пластиктан, пыяладан, агач калдыкларыннан һәм башкалардан чистарттылар. Өлгерләр, тырышлар икешәр, өчәр капчык чүп тутырдылар. Барлык катнашучылар тырышлыгы белән территория чистарып калды. Берничә сәгать эчендә бик күп калдык капчыкларга җыелды, аларны тиздән утильләштерүгә озатачаклар.


Элеккеге чүплек территориясендә эшләр моның белән генә тукталмаячак. Чүплекне чистарту һәм яшелләндерү алга таба да дәвам итәчәк. Биредә бакча булачак һәм 5 мең төп агач утыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев