Минзәләнең каршы ярында паровоз урнаштыру өчен мәйданчык ясыйлар
Тарихи раритет яңа кыяфәт алачак
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Воровский исемендәге поселок ягыннан Минзәлә яр буенда раритет паровоз урнаштыру өчен тимер-бетон нигез төзү буенча эшләр бара.
Бу хакта «Минзәлә-информ» га Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев хәбәр итте.
Сүз нәкъ менә 2021 елда кайтарылган һәм яр буенда урнаштырылган паровоз турында бара.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Игорь Цветков осталары тырышлыгы белән паровозның копиясе ясалды һәм Екатерина күперенә урнаштырылды.
— Астында җир убылмасын өчен, мәйданчык свайларга урнаштырылачак. Әлеге эшләр ахыргы стадиядә дисәк тә була, — дип сөйләде Дмитрий Чухланцев.
Аннан соң паровозның үзен реставрацияләү көтелә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары хәбәр иткәнчә, киләсе этапта паровозны җыю һәм ком белән эшкәртү, грунтлаштыру һәм буяу башкарылачак. Шуннан соң янәшәдәге территорияне төзекләндерү: эскәмияләр яктырткычлар урнаштыру, брусчаткалар җәю һәм җәяүлеләр юлы салу планлаштырыла. Нәтиҗәдә, шәһәр халкы һәм кунакларны җәлеп итеп торырлык тагын бер кызыклы фотозона барлыкка килер дип көтелә.
Шулай ук быел Минзәлә елгасы үзәнен Екатерина күпереннән М-7 трассасы аша күпергә кадәр чистарту проектын әзерләү бара. Эшләр киләсе елда башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев