Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең “Степановка” комплексында голштин токымлы 462 баш тана асралачак

Голштин токымы –дөньяда иң күп сөт бирә торган мөгезле эре терлек. Карантин чаралары узганнан соң малкайлар Степановка товарлыклы сөтчелек комплексына күчереләчәк.

Хәзерге вакытта әлеге сөтчелек комплексында төзелеш эшләре тәмамлану алдында.  1200 баш савым сыерына исәпләнгән яңа комплекс районыбызның Степановка авылы тирәсендә урнашкан. Ферманың бинасы biq-box технологиясе буенча эшләнгән, ул барлык терлекләрне бер түбә астына урнаштыруны күздә тота,  шулай ук корпусларны төзүгә  вакыт һәм финанс чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. Сыерлар торагы терлекләр өчен уңай температура дәрәҗәсен тәэмин итүче автоматлаштырылган кросс-вентиляция системасы белән җиһазланган, бу аларның җитештерүчәнлегендә уңай йогынты ясый,  үз чиратында сыерларның продуктлылыгына уңай тәэсир итә.  Хәзерге вакытта Степановкадагы  товарлыклы сөтчелек комплексында “Параллель” тибындагы саву җайланмасын кую һәм монтаҗлау эшләре бара.  

Кайтарылган голштин токымлы таналарның партиясе “Август-Мөслим” агрофирмасының карантин мәйданчыгына урнаштырылган. Малкайлар махсус транспорт белән  белгечләрнең күзәтүе астында кайткан, юлны терлекләр яхшы кичергәннәрһәм тиешле анализлар ясау өчен кан алу һәм якын көннәрдә вакцинацияләү башланачак.  Беренче тапкыр бозаулаганнан соң уртача көнгә 30 литрга якын сөт савып алыначак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев