Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең үзәк чыршысын кабыздылар

Шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге паркында районның төп чыршысын ачу тантанасы булды.

Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ"
Кичке караңгылыкта районыбызның төп чыршысы бигрәк тә матур күренә. Янәшәсендә кардан әвәләнгән, боздан ясалган сыннар урнашкан, чыршы янында ук Кыш бабай һәм Кар кызы басып тора, төсле гирляндалар бәйрәм рухы тудырып, әкияти шәһәрчеккә тартып тора. Төп чыршыны ачу тантанасы әкият персонажлары катнашында сәхнәләштерелгән тамаша, Кыш бабай һәм Кар кызының котлаулары белән башланып, яңа ел җырлары белән дәвам итте. Бирегә Минзәлә шәһәре оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре халкы, күпсанлы кунаклар килде. Бәйрәм иҗат коллективларының, балаларның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Олысы да, кечесе дә үзәк чыршы янында җырлап-биеп күңел ачты, рәхәтләнеп тау шуды. Минзәләлеләрне бәйрәм белән котлап район башлыгы Айдар Салахов изге теләкләрен ирештерде.
-Традиция буенча ел саен Яңа ел чыршысын кабызып җибәрәбез. Яңа ел алдыннан бер яктан эшләгән эшләргә йомгак ясыйбыз, алдагы елга максатлар билгелибез. Ә Яңа елдан балалар могҗиза көтәләр. Районда һәм шәһәрдә ниләр эшләнсә дә балалар өчен эшләнә. Менә бүген отличниклар ёлкасын үткәрдек. 2022 елда районыбыз игенчеләре моңарчы булмаган рекордлы уңыш җыеп алдылар, терлекчеләребез хәзерге вакытта көн саен 136 тонна сөт җитештерәләр. Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә “Ялкын” яшьләр үзәге, битараф булмаган гражданнар, волонтерлар булышалар, киләчәктә дә булышачаклар. Якынлашып килүче 2023 елда да яңа үрләр яулап, иминлек тынычлыкта, бердәм булып, бер-беребезне хөрмәт итеп, бергә булып, ярдәмләшеп яшик,-дип тантанага җыелган халыкка тәбрикләү сүзләре, изге теләкләрен җиткерде.
Район буенча оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, шәхси йортлар, күпфатирлы йортларны бизәү буенча конкурс игълан иткән иде. Район башлыгы Айдар Салахов җиңүчеләрнең һәммәсен котлап, бүләк сертификатлары тапшырды. Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады булды. Шулай ук район буенча Кыш бабай һәм Кар кызлары арасында да конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылды. Театральләштерелгән тамашада уен-көлкегә, җыр-биюгә урын түрдән булды. Әлбәттә, бәйрәм күрке мәһабәт Чыршы иде. Ул утларын кабызгач, зурларда бик шатландылар. Аеруча балалар куанды әлеге күңелле мизгелләргә. Кыш бабайлы һәм Кар кызлы бәйрәмдә алар җырлап-биеп кенә калмадылар, ясалма таудан шудылар, тәм-томнардан да авыз иттеләр. Бәйрәм концерт белән дәвам итте. 

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев