Минзәлә артистлары Югары Тәкермән авылында спектакль куйды
Югары Тәкермән авылы мәдәният йортында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары “Белоснежка” спектаклен күрсәттеләр.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)
Әлеге спектакльне балалар бик яратып карадылар, авыл халкына да ошады. Спектакль тәмамлангач балалар сәхнәгә күтәрелеп артистлар белән фотога да төштеләр.
Алия Шәрипова(Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы):
-Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры белән без һәрвакыт элемтәдә торабыз, алар яңа чыгарган спектакльләр белән безнең җирлек халкы даими танышып бара. Авылда яңа клуб төзелгән чакта безнең җирлек халкы алар куйган спектакльләрне Минзәләгә барып карыйлар иде, ә хәзер яңа мәдәният йорты булгач театр артистлары безгә килеп спектакльләрен күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев