Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә автомәктәбендә балаларга юл хәрәкәте иминлеге буенча экскурсия бик ошады

Шәһәребезнең 1 санлы урта мәктәбе каршында оештырылган “Родничок” мәктәп яны лагерында ял итүчеләр Минзәлә автомәктәбенә экскурсиягә килделәр.

Балалар автомәктәптә автоклассны карадылар, компьютер, уку бүлмәләрендә булдылар. Лагерьда ял итүче балалар юл кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр. 
–Сез бу автомәктәп белән танышырга дип экскурсиягә килдегез. Монда сезнең әти-әниләрегез шофер булырга укыдылар, җиңел машина йөртергә һәм юл кагыйдәләрен өйрәнделәр. Сезнең арада да биредә укырга теләк белдерүчеләр табылыр дип ышанабыз, шуны күздә тотып автомәктәп белән сезне алдан таныштыру өчен экскурсия оештырырга булдык, – диде аларга автомәктәп директоры Таһир Исмәгыйлов. 
Соңыннан экскурсиядә булган һәр балага ЮХИДИнең Минзәлә бүлекчәсе хезмәткәре блокнотлар бүләк итте. Балалар экскурсиядән бик канәгать калдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев