Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә басуларында гектардан 31 центнер уңыш чыга

Минзәлә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 1560 гектарда игеннәр теземнәргә салынган, шуның 1017 гектары суктырып алынган.

Шуның эченнән арыш-186,  көзге бодай 831 гектарда җыеп алынган.  Барлыгы 3125 тонна ашлык амбарларга кайтарылды.  Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 31 центнер тәшкил итә. Районыбыз кырларында 43 комбайн эшли.   Көзге культуралар өчен  җир әзерләү дәвам итә, бу эш 7000 гектарда башкарылган.   Җәмәгать терлекләре өчен печән 8000 тоннадан әзерләнсә, сенаҗ  37000 тонна салынган.  Бер баш шартлы терлеккә 16,3 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Район башлыгы Айдар Салахов урак торышы белән якыннан танышып бара. Көн саенүтүче оператив штаб утырышындак килеп туган проблемаларны озакка сузмыйча хәл итү юлларын эзлиләр. Атна саен хуҗалыкларда  үтүче иртәнге оператив киңәшмәнең бүгенге йөрешендә ул басулардагы игеннең өлгереше белән танышты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев