Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә базарында бәяләр

Базарга иртән чыгуы бик күңелле, әлбәттә, акчаң булса кесәңдә. Чөнки бу вакытта халык аз була.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Сатучылар әлегә арымаган, елмаеп-көлеп кенә торалар. Кайсыберләре хәтта азык-төлек әзерләү өчен киңәшләрен дә, рецепларын да бирәләр. Сатучылар әйтүенчә, соңгы вакытта халыкның күп өлеше дөрес туклануга күчеп бара, колбаса урынына-ит, токмач урынына ярма алучылар да арткан. Моның сәбәпләре күп төрле, киң матбугат чараларында  ярымфабрикатларның ничек әзерләнүен  куркыныч итеп күрсәтүе дә йогынты ясамый калмый.  Бәлки, суык кыш та тәэсир итәдер. Һәркемнең матур булып йөрисе килә бит.     

Түбәндәге таблицада бер килограмм азык-төлек бәяләрен 20 февральгә карата шәһәр базары мисалында бирелә.

Бәяләр-сумда

 Сыер ите-320 сумнан алып-470 сумга кадәр.

Сыер фаршы-380 .

Дуңгыз ите-210 сумнан 240 сумга кадәр.

Эре малның бавыры-250

Эре малның йөрәге-180

Эре малның үпкәсе-50

Эре малның теле-450

Тавык ите-300

Тавыкның боты һәм башкасы-160

Дөге ярмасы-60 һәм парланганы-75

Реклама

Карабодай ярмасы-75

Бодай ярмасы-40

Перловка ярмасы-35

Авыл йомыркасы-85-90

Авыл каймагы ярты литрлы банкадагысы-200

Бал бер литрлы савытта-650

Кәрәзле бал 1кг. 435 грамлысы- 700

Көнбагыш мае-5 литрлы савытта-450

Бер литрлы савыттагы көнбагыш мае-100

Шикәр комы зәйнеке-50

Ысланган балык-400

Сөт 1,5 литрлы савытта-75

   Узган җәйдә сәдә нокталарында бер килограмм шикәр комының бәясе-24 сумга алган булсак, хәзер инде 50 сум тора. Көнбагыш мае 30 процентка, йомырка да 10-15 процентка кыйммәтләнде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев