Минзәлә игенчеләре минераль ашлама кертәләр
Быел район аграрийлары 71694 гектарда язгы кыр эшләре үткәрергә планлаштыралар.
Районыбыз хуҗалыкларында көннәр җылыту белән язгы кыр эшләре башланды. Хуҗалыкларда көзге культуралар өстәмә тукландырыла. Шулай ук күпьеллык үләннәрне дә өстәмә туклндыру да башланып китте. Әлеге вакытка район буенча көзге культуралар 7324 гектарда өстәмә сый алган. Язгы кыр эшләренә иң беренче булып “Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе, “Мензелинские зори” агрофирмасы, “Калморза”, Заиковский хуҗалыклары игенчеләре керештеләр. Калморза” хуҗалыгы механизаторлары 1200 гектарда көзге культураларны өстәмә тукландыруны төгәлләделәр, шулай ук бу хуҗалыкның 100 гектардагы күпьеллык үләннәре өстәмә сый алды. Шулай ук “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге игенчеләре 673 гектарда көзге культураларны өстәмә тукландыруны төгәлләделәр. “Мензелинские зори” агрофирмасы эшчәннәре 3720 гектарда көзге культураларга минераль ашлама керттеләр.”Заиковский” хуҗалыгы 485 гектарда көзге культураларны һәм 550 гектарда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырдылар. Уҗым культуралары кышны яхшы кышлаган. “Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе- 401 тонна, “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы 445 тонна орлыкны инкрустацияләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев