Минзәлә игенчеләренә чәчү темпын арттыру кирәк
Район хуҗалыкларында көзге культуралар-15715, күпьеллык үләннәр -4881гектарда тукландырылды, көзге культуралар-1189, күпьеллык үләннәр 5912 гектарда тырмаланган, дым каплату–52210 гектарда башкарылган.
(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")
Район буенча арпа-5998, борчак-823, солы-64,сабан бодае 1110 гектарда җир куенына иңдерелде.”Мензелинские зори” агрофирмасы 594 гектарда шикәр чөгендере чәчте.Иртә сабан культуралары чәчүне көннән-көн арттырырга зарури, чөнки көннәр җилле тора. Кояшлы көннәрдә туфрактагы дым бер гектарга исәпләгәндә 180 тоннага һавага оча. “Ильнур” КФХ, ШЭ “Салихов”,”Кишев” КФХ, “Полянка” КФХсы игенчеләредә арпа чәчәләр.. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе хезмәтчәннәре 56гектарда көнбагыш чәчтеләр. “Калморза” хуҗалыгы хезмәтчәннәре арпа культурасы (1198гектарда) чәчүне тәмамладылар, бу хуҗалык 100гектарда җитен чәчте.Районыбыз кырларында 98 агрегат хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев