Минзәлә комбайнчылары бер минут эчендә 20 мең сум премия алдылар
Комбайн штурвалы артында утырган механизаторларны эшкә дәртләндерү, рухландыру максатында һәм аларга тагын да югарырак уңышларга ирешүдә дәрт өстәү өчен Минзәлә районында төрле кызыксындыру чаралары кулланыла.
Районда хезмәт кешесен данлый беләләр. “Акрос”, “Дон-1500”, “Палессе” комбайннарында 1000 тонна ашлык суктырган комбайнчыларыбызны бүләкләү башланды. Районыбызда чит ил һәм зур егәрлекле кыр корабларын иярләүчеләр төркемендә бер мең тоннаны узып китүчеләр дистәдән артык. Алар арасында лидерлык позициясен тотучылар“Органик групп-Чулман” ҖЧҖ механизаторлары район башлыгының беренче премиясен алдылар. Районыбызда 2018 елгы урак батырларын бүләкләү тантанасы Тулбай авылы басуында узды. Ул бүләкләргә иң беренче булып “Органик груп-Чулман” ҖЧҖнең ике комбайнчысы Илгиз Шияпов, Разил Губайдуллин лаек булды, Аларга район башлыгы Айдар Салахов 5әр мең сум күләмендә премия һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Алар бүгенге көнгә “Акрос-530” комбайны бункерыннан 1137 тонна икмәк бушатырга өлгерделәр.
-Сез-чын хезмәт кешеләре, кырыгызда сугышчан ярдәмчеләрегез булырга тиеш, сезон вакытында акча эшләп калырга тырышыгыз, уракта геройлар,-диде район башлыгы, аларның кулларын кысып. Шундый бердәм булып, көч туплап, ашлыкны вакытында җыеп алуыбызга ышанамын.
Аннары “Органик төркем” җитәкчесе Илдар Гимадиев беренче 5 мең центнер суктырган 4 комбайнчыга-5 мең сум, тагы 5 мең центнер ашлык суктырган ике комбайнчыга 10 ар мең сум күләмендә премия тапшырды. Шулай итеп Илгиз Шияпов һәм Разил Губайдуллин бер минут эчендә 20 шәр мең сум күләмендә премия алдылар.
“Органик групп” ка караган хуҗалыкларда да уракның иң кызган мәле. Бу хуҗалыкта барлыгы 10 комбайн эшли.
-Уракта вакытның кадерен белеп эшлибез, уңыш болай япыйсы гына. Басуларга карыйсың да күңел сөенә, эш тә яхшы бара. Иртән иртүк торабыз һәм төнгә кадәр эшлибез һәм бер көнне көне-төне эшләдек-ди комбайнчы егетләр. Премия өчен бик зур рәхмәт. Хезмәт хакына шактый гына өстәмә, бу финанс. Бүген теземнәргә салынган арпа басуын бетермичә өйгә кайту юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев