Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә көрәшчесе-ветеранны хөрмәтләделәр

Бүген Тукай районы Иске Абдул авылында гомер итүче атаклы көрәшче, Россиянең өч тапкыр, Татарстанның биш тапкыр чемпионы, күп кенә Сабантуйлар батыры, Татарстан Республикасының милли көрәш буенча атказанган спорт остасы Раббани Гайфуллинны район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тәбрикләп кайтты.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Аңа милләтебез алдындагы  олы хезмәтен искә алып, татар халкының физик культурасының йөзек кашы-татарча көрәшен үстерүдәге зур казанышлары өчен Татарстан Республикасының көрәш Федерациясе Президиумының   Рәхмәт хатын тапшырды. Ул шулай ук Раббани әфәндене район башлыгы Айдар Салахов исеменнән дә кайнар котлады, изге теләкләрен җиткерде, күчтәнәчләр, түбәтәй бүләк итте.   Шәһәребездә үткән Ватаным Татарстан газетасының Муса Җәлил истәлегенә үткән турниры турында сөйләде һәм әлеге тантанада катнашкан республика җитәкчеләренең, көрәшчеләренең сәламнәрен тапшырды. Раббанины котлауда район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин һәм “Юбилейный” спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриев тә бардылар. Алар район көрәшчеләре турында истәлекләре һәм хатирәләре белән уртаклаштылар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев