Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә район администрациясенең утырышлар залында май бәйрәмнәрен уздыру буенча киңәшмә үтте

Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, районның урта махсус уку йортлары, бюджет оешмалары җитәкчеләре катнаштылар.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Киңәшмәдә май бәйрәмнәрен уздыру буенча әзерлек мәсьәләләре каралды. Май башында илебез халкы чираттагы 1 май-Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтә. Шушы уңайдан Минзәләдә дә 1 май бәйрәмен зурлап билгеләп үтәргә планлаштыралар.

- Шәһәребезнең хезмәт коллективлары колонналары Октябрь мәйданына җыелачаклар. Район үзешчәннәре  тарафыннан биредә концерт оештырылачак, матур көйләр Октябрь мәйданын яңгыратачак, -диде Нэля Бикеева.     

- Илебезнең иң зур бәйрәме 9 май киң масштабта, югары әзерлектә үтәргә тиеш, -диде Камил Нәҗмиев. Нэля Бикеева бу бәйрәмнең ничек уздырылачагы турындагы программасы белән таныштырды. Парад белән  кадет мәктәбе укытучысы Рөстәм Мубараков командалык итәчәк. “Үлемсез полк” акциясе дә булачак. Стадионда театраль композиция,  Җиңүнең 76 еллыгы Минзәлә шәһәрендә һәм районыбызның һәр авылында дулкынландыргыч бәйрәм, кадерле очрашулар ихлас һәм җылы үтәргә тиешлегенә дә басым ясалды.  Әлеге бәйрәмнәрне оештыруга җаваплы затлар билгеләнде. 7 май көнне район мәдәният сараенда  үзешчәннәр көче белән зур концерт та булачак. 8 май көнне шәһәребезнең Җиңү паркында иртәнге 10 сәгатьтә яшьләр митингы булачак.  Җиңү бәйрәме хөрмәтенә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларның тол хатыннарына республика хөкүмәте тарафыннан әзерләнгән азык-төлек тутырылган тартмалар һәм район администрациясеннән дә азык-төлек тутырылган пакетлар бүләк ителәчәк. Тыл ветераннарына открыткалар тапшырылачак.         

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев