Реклама
Көн темасы
Минзәлә район хуҗалыкларының ындыр табакларына 13 мең тоннадан артык ашлык кайтарылды
“Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймарданов комбайнчыларның эш күрсәткечләрен җибәрде. Вазыйх Гайсинның күрсәткече 2340, Ирек Фазлыевныкы-1680 центнер.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә,4нче августка барлыгы борчак-883, көзге бодай-1547, арпа 475 гектар мәйданда суктырып алынган. Барлыгы 13031тонна ашлык амбарларга кайтарылды. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе 822 гектарда көзге бодай суктыруны төгәлләде, ә “Заиковский” хуҗалыгы бу культураны 50 гектарда суктырды. Районыбыз кырларында 55 комбайн эшләде.
Бу җомгага хуҗалык җитәкчеләре, экономистлары тарафыннан комбайнчылар буенча оператив мәгълүматлар көтәбез. Район башлыгы Айдар Салахов күрсәтмәсе буенча хуҗалыкларга, инвесторларга Татмедиа АҖнең Минзәлә филиалының электрон адресы җибәрелде. Урыннардан беренчел мәгълүмат булмыйча урак батырлары хакында укучыларыбызга җиткерү мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев