Реклама
Көн темасы
Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов комбайнчылар белән аралашты
Күкрәп үскән игеннәрне урып-җыю эше башланды.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков идарәнең игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев берничә хуҗалыкта авыл хезмәтчәннәре белән очраштылар.
“Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә бөртеклеләрне игү фәнни нигездә башкарыла. Биредә бүлекчә җитәкчесе Камил Шәймарданов һәм бер отрядка тупланган 17 комбайнчы белән көзге бодай басуында урып-җыюны оештыру, хезмәт һәм янгын куркынычсызлыгы, уңышны саклау, , хезмәт шартлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең башка мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Биредә, районыбызның башка басулары кебек, югары уңыш көтелә. Шуны мактанмыйча, югалтуларсыз җыеп алу өчен киеренке, сакчыл хезмәт таләп ителүе хакында механизаторларның исенә төшерде Марат Ришатович..
Илфар Халиков комбайнчыларны район башлыгы Айдар Салахов кул куйган матди кызыксындыру чаралары турындагы карары белән таныштырды. “Заиковский” хуҗалыгында Марат Кәримов ындыр табагында булып, белгечләр белән аралашты, ашлык киптерү технологиясе белән танышты. Биредә борчак суктыруны төгәлләделәр, бу культураны файдалы итеп сату өчен тиешле кондинциягә китерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев