Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләре чәчүгә төштеләр

“Август” компаниясенә караган “Мензелинское” ОСП игенчеләре рапс чәчәргә бүген чыктылар.

Шулай ук “Ильнур” КФХсы игенчеләре дә арпа чәчәргә керештеләр. Районыбыз хуҗалыкларында көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертү дәвам итә. Район хуҗалыкларында көзге культуралар 11293 (планга карата 71,9  процент), күпьеллык үләннәр 2632( планга карата 44,5 процент)гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр-860 (планга карата 14,5 процент)  гектарда тырмаланган, дым каплату - 5723 гектарда(планга карата 10,5процент) башкарылган. Барлыгы хуҗалыкларда4826 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуның күпчелеге арпа орлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев