Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләре экватор сызыгын узып киттеләр

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 23043 гектарда игеннәр суктырылган. Бу җыеп аласы мәйданның 52,5 проценты дигән сүз.

Уртача һәр гектардан 49,4 центнер уңыш чыга. 15 нче август көнне  “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы комбайнчылары рапс культурасын суктыра башладылар һәм гектар төшеме уртача 20 центнер тәшкил итә. “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре районда беренчеләрдән булып язгы бодайның 46 процентын суктырдылар,  1550 гектардан артыкмәйданда суктырып алдылар, гектар төшеме 59,7 центнер тәшкил итә. Бу хуҗалык игеннәрнең 70 процентын җыеп алды.15 нче август көнне район кырларында 92 комбайн эшләде, шуның 74 е-хуҗалыкларныкы, 18е фермерларныкы. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 4717 тонна салам төргәкләргә төрелгән. Саламны ферма яннарына ташу һәм халыкка өләшү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев