Минзәлә районы игенчеләре тулай җыем-188 мең тонна һәм бер гектардан уртача уңыш алу буенча да республикада дүртенче урында
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 43352 гектарда игеннәр суктырылган.
Уракның 94 проценты төгәлләнде һәм финиш сызыгына якынлашабыз. Барлыгы 188 мең тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Тулаем ашлык җитештерү буенча районыбыз игенчеләре Буа-223 мең т., Тәтеш-199 мең т., Арча-188,5 мең т., районыннан гына калыша. Район буенча бер гектардан уртача уңыш 41,7 центнер тәшкил итә. Һәр гектардан бөртеклеләрдән уртача уңыш алу буенча Минзәлә районы Зәй, Тәтеш, Сарман районыннан калышып республикада дүртенче урынны били. Кичә районыбыз кырларында 89 комбайн эшләде. Барлыгы 7500 тоннадан артык салам төргәкләргә төрелгән һәм аларны ферма яннарына ташу дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев