Минзәлә районы игенчеләре тулай җыем-190 мең тоннадан артык икмәк суктырып алдылар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 46197 гектарда игеннәр суктырылган.
Уракның 96,3 проценты төгәлләнде һәм финиш сызыгына якынлашабыз. Барлыгы 190882 тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Тулаем ашлык җитештерү буенча районыбыз игенчеләре Буа, Тәтеш, Арча, районыннан гына калыша. Район буенча бер гектардан уртача уңыш 41,3 центнер тәшкил итә. Һәр гектардан бөртеклеләрдән уртача уңыш алу буенча Минзәлә районы Зәй, Тәтеш, Сарман районыннан калышып республикада дүртенче урынны били. Кичә районыбыз кырларында 82 комбайн эшләде. Барлыгы 7777 тонна салам төргәкләргә төрелгән һәм аларны ферма яннарына ташу дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев